Центральная детская библиотека

"Иң яраткан, иң сөйкемле әниләр"

Чара барышында, укучылар   бәйрәмнең тарихы, әниләргә багышланган  шигырьләр, риваятьләр белән танышып уздылар, мавыктыргыч уеннарда катнаша алдылар. Бәйрәмебезгә ямь өстәп, балалар белән очрашуга ике бала әнисе Минһаҗева Гөлназ Наил кызы чакырылды. Ул балалар белән, үзенең тормыш тәҗрибәсе, киңәшләре белән уртаклашып узды.

Бәйрәмнең йомгаклау өлешендә, балалар үзләренең кадерле әниләренә иң изге теләкләрен әйтеп уздылар.