Центральная детская библиотека

"Сүзнең тылсымлы көче"

 28 апрель көнне балалар язучы,  Валентина Александровна Осеевага 115 ел тулу уңаеннан  Арчаның 5нче гимназиясенең 2"А", 3"А" сыйныф укучылары "Сүзнең тылсымлы көче" исемле шәфкатьлелек дәресендә катнаштылар.

Чара барышында укучылар  В. Осееваның  кызыклы китаплары белән  таныштылар, мәсәлән: ”Волшебное слово”, “Печенье”, “Котенок”, “Синие листья”, “Хорошее” һәм шул  исемдәге әсәрләре буенча эшләнгән видеороликлар да карадылар.

   В.А.Осееваның китаплары үзенчәлекле,  балаларны тәрбиягә өнди, үзләренен гамәлләренә җаваплы булырга өйрәтә. Бу дәрес балаларда әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләргә ярдәм итәр дип ышанабыз