Центральная детская библиотека

"Туган көнең белән Россия!" китап күргәзмәсе презентациясе

12 июньдә илебез «Россия көне»н билгеләп үтә. Район балалар китапханәсендә «Туган көнең белән, Россия!» исемле китап күргәзмәсе презентациясе узды. Укучылар белән очрашу бәйрәмнең тарихы турында сөйләүдән башланды. Герб һәм Флаг турындагы мәгълүмат та кызыклы булды. Балалар «Ватан»сүзенең мәгънәсе турында фикер алыштылар. Китапханәче билгеләп үткәнчә, Ватанга мәхәббәт-ул күпкырлы хис, туган җирнең матурлыгы, аның тарихына, бәйсезлеген һәм иреген саклаучыларга , шулай ук, дәүләт символикасына  хөрмәт. Балалар  үз куллары белән  флаг төсләрен кертеп «Россия йөрәге» ясадылар һәм фотога төштеләр.