Центральная детская библиотека

"Кызыксыныгыз! Укыгыз!"

Бөтендөнья мәгълүмат көне уңаеннан район балалар китапханәсенә Арча беренче номерлы мәктәбенең 7 “А”сыйныфы укучылары “Кызыксыныгыз! Укыгыз!”дип исемләнгән мәгълүмат сәгатенә чакырылдылар.

Укучылар игътибарына  газета, журналлардан торган күргәзмә оештырылды. Чара “Вакытлы матбугат сүзен сез ничек аңлыйсыз?”- дигән сорау белән башланып китте. Укучылар китапханәче ярдәмендә сүзлек  эше алып бардылар. Чара барышында балалар үзләре өчен кызыклы  һәм файдалы мәгълүмат алдылар, газета, журналлардагы яңа рубрикалар белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган  күп төрле сорауларга җавап таптылар һәм видеоролик карадылар.