Центральная детская библиотека

"Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем"

   26 апрель көнне Район балалар китапханәсе Тукай исемендәге паркта “Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем” дигән темага әдәби мәйдан оештырды. 5 нче номерлы гимназия укучылары  бөек шагыйрьнең балалык еллары турында күп мәгълъмат белделәр, аның шигырьләрен сөйләделәр, викторина сорауларына җавап таптылар. Борынгыдан килгән халык уеннарында катнашу  балаларның  күңелләрен күтәрде. “Габдулла”, “Почмак алыш”, “Әйт күгәрчен”, “Ак димә, кара димә” кебек уеннар бигрәк тә ошады аларга. Асфальтта рәсем ясау бәйгесендә дә укучылар бик теләп катнаштылар. Алтын тарак, Су анасы, Бала белән күбәләк һәм башка бик матур рәсемнәр  ял паркына бәйрәм рухы өстәде.