Центральная детская библиотека

"Пушкин әкиятләре кызыклы һәм эчтәлекле"

6 июнь-Александр Сергеевич Пушкинның туган көне, Рус теле көне.

Ел саен 6 июньдә Рус теле көне һәм Пушкин көне билгеләп үтелә, чөнки ул көнне бөек шагыйрь А.С. Пушкин дөньяга килгән. Бу бәйрәм 2011 елда, рус телен саклап калу һәм үстерү максатыннан оештырылган.

Бүген Арча район балалар китапханәсендә "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен «Как прекрасна Пушкинская сказка» дип исемләнгән чара узды. Балалар шагыйрьнең тормышында булган кызыклы фактлар белән таныштылар, «Цветик – многоцветик» исемле викторинада катнаштылар. Чара ахырында нәни кунакларыбыз А.С. Пушкинның әкияте буенча төшерелгән мультфильм карадылар.