Центральная детская библиотека

"Мәңге яшь Тукай"

   24 апрель көнне район балалар китапханәсендә 5 нче номерлы гимназия укучылары “Мәңге яшь Тукай ” исемле әдәби кунакханәдә булдылар.  Балалар Г. Тукайның балачак еллары турында күп мәгълүмат алдылар аның шигырьләрен, әкиятләрен һәм мәсәлләрен  тыңладылар. “Тукайны беләсезме?” исемле викторинада катнашып белемнәрен ныгыттылар. Соңыннан балалар “Каргышлы балачак” фильмыннан өзек һәм  “Кисекбаш”    анимацион мюзиклын карадылар.