Центральная детская библиотека

“Бала булу хокукы”

Балалар төрле уеннарда катнаштылар, табышмакларга җавап эзләделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, тормышта килеп чыга торган ситуацияләрдә узләрен дөрес итеп тотарга өйрәнделәр.

Нәтиҗәдә балаларның “хокук”, “бурыч”, “җаваплылык” кебек төшенчәләрне аңлаулары,  уйлап эш итү, эшләгән эшләренә анализ ясый белү сәләтләре күренде. Бала хокуклары Конвенциясе белән танышу укучыларда бер-берсенә карата ихтирамлы булырга ярдәм итәр.