Центральная детская библиотека

"Бүген син-китапханәче" практик уен

Бүген район балалар китапханәсендә Түбән Мәтәскә мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары кунакта булдылар. Алар  Гомумроссия китапханәләр көне уңаеннан (27 май), “Бүген син- китапханәче ” исемле практик уенда катнашып, китапханәче һөнәренең үзенчәлекләре белән  таныштылар. Балалар  китапханәче һәм китап укучы ролендә булып карадылар, китап фонды, каталоглар һәм энциклопедияләрдән файдаланып күп төрле сорауларга җаваплар эзләделәр, иҗади биремнәрнәр эшләделәр. Тузган китапларны яңарту, аларны алфавит тәртибендә урнаштыру да алар өчен мавыктыргыч эш булды. Укучылар игътибарына  дөньядагы иң зур китапханәләр һәм китапханәче һөнәре турында видеролик тәкъдим ителде. Кунакларыбыз яхшы кәеф белән Арча шәһәре буйлап сәяхәтләрен дәвам иттеләр.