Центральная детская библиотека

«Һәр китапта могҗиза» (сәяхәт)

25 май көнне  5нче Гимназиянең беренче сыйныф укучылары  китапханәгә килделәр. Китап йорты белән беренче танышу укучыларыбыз өчен экскурсиядән башлана. Менә бүген дә балалар зур һәм уңайлы  балалар китапханәсе белән таныштылар. Әкият геройлары – Василиска Премудрая һәм Шапоклякны күргәч  балалар гаҗәпкә калдылар һәм  алар белән  бергәләп күңелле ял иттеләр.

Китапханә һәм китап белән дус булу теләге балаларда озак елларга сакланыр дип ышанабыз! Сезне җәйге каникулларда кызыклы һәм мавыктыргыч китаплар укырга көтеп калабыз!