Центральная детская библиотека

«Великий государь великого государства» (Петр I тууына 350 ел уңаеннан тарихи дәрес)

20нче май көнне Арча район балалар китапханәсендә Арчаның 1нче урта мәктәбенең 6 "А" сыйныф укучылары өчен күренекле дәүләт эшлеклесе, бөтенроссия императоры, бөек реформатор - Петр Iнең тууына 350 ел тулуга багышланган «Великий государь великого государства» дип исемләнгән тарихи дәрес үткәрелде.

Китапханәче император тормышы, аның идарә итү чорында булган үзгәрешләр турында сөйләде. Бөек Петр I идарә иткән чорда Россия танымаслык дәрәҗәдә үзгәргән: ил чикләре киңәйгән, яңа мәктәпләр, уку йортлары, заводлар булдырылган, ә Нева ярында Санкт-Петербург шәһәре барлыкка килгән.