Центральная детская библиотека

"Балачакны мәхәббәт белән бизик» (Халыкара гаилә көненә багышланган чара)

Бу көнне китапханәчеләр яшь әниләргә   3 яшькә кадәрге нәниләрне китап  укуга  җәлеп итү буенча киңәшләр бирделәр.

Чара башында әкият геройлары Китап һәм Белмәмеш балалар белән бергәләп  хуйнадылар һәм биеделәр. әкиятләр белән таныштылар. Шулай ук китапханәчеләр гаилә белән китап уку серләрен ачтылар, кызыклы китаплар, дидактик материаллар, әти-әниләргә ярдәмлекләр тәкъдим иттеләр . Ә соңыннан,  яшь әниләргә гаиләдә уку өчен тәкъдим ителгән китаплар исемлеге бирелде.

Хөрмәтле ата-аналар, китапларга мәхәббәтне бары тик шәхси үрнәктә генә сеңдерергә була. Китапны бергә уку - иң яхшы гаилә традициясе!