Центральная детская библиотека

"Балаларга сугыш турында укыйбыз" (XIII Халыкара акциясе кысаларында Хәтер сәгате)

Чара барышында китапханәче балаларга сугыш турында әңгәмә үткәрде. Алар сугышта һәлак булган, хәбәрсез югалган кешеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар.

Чараның икенче өлешендә балалар өчен Николай Богдановның "Лайка-пустолайка" исемле мавыктыргыч хикәясе укылды. Хәрби корреспондентның хикәяләре беркемне дә битараф калдырмады, чөнки анда кешегә этнең тугрылыгы һәм батырлыгы турында сөйләнә. Дүрт аяклы геройлар ярдәме белән  күп солдатлар исән калгандыр могаен. Балалар бу хикәяне зур кызыксыну белән тыңладылар, ә соңыннан сорауларга җавап бирделәр һәм сугышта булган этләр турында видеоролик карадылар.

 

Дуслар, тыныч тормышның кадерен белегез!