Центральная детская библиотека

"Без Тукай оныклары" әдәби уен

Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан,  Район балалар китапханәсендә тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен әдәби уен оештырылды. Г. Тукайның   балачак еллары һәм искиткеч бай иҗаты белән танышу максатыннан  укучылар    төрле уеннарда катнаштылар, шигъри табышмакларга җавап эзләделәр, “Күрсәт әле үскәнем” уенында катнашып күңелле ял иттеләр. Соңыннан балаларга “Кәҗә белән сарык” әкиятен карарга тәкъдим ителде һәм  әңгәмә үткәрелде. Әлеге чара мөмкинлекләре чикләнгән балаларны китап укуга кызыксындыру  һәм аларны туган телдә аралашырга өйрәтү өчен оештырылды.