Центральная детская библиотека

"Сабый күңелле шагыйрә" әдәби музыкаль кичә

22 апрель көнне район балалар китапханәсендә шагыйрә, А. Алиш исемендәге премия лауреаты, республика журналистларының “Бәллүр каләм” иясе Йолдыз Шәрәповага 60 яшь тулу уңаеннан,  әдәби-музыкаль кичә булып узды. Чарада Арча 1 нче номерлы мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары катнашты. Балалар зур кызыксыну белән Йолдыз Шәрәпованың балачак еллары белән таныштылар, җырлар тыңладылар.   “Каен алмасы”, “Китаплы кич”, “Җавапсыз сорау” исемле китапларынан өйрәнгән  иң кызыклы шигырьләрне сөйләделәр, китап күргәзмәсе белән таныштылар. Кичә күңелле  һәм мавыктыргыч узды.