Центральная детская библиотека

"Табигать- уртак йортыбыз"

22 апрельдә Арчаның 1нче урта мәктәбенең 2нче сыйныф укучылары Бөтендөнья Җир көненә багышланган "Табигать- уртак йортыбыз" дигән бик файдалы һәм кирәкле экологик чарада кунакта булдылар. Җирдә яшәргә мөмкин булсын өчен, без планетабызны сакларга, үзебезнең белемебезне, осталыгыбызны һәм иҗат җимешебезне табигый байлыкны торгызуга багышларга тиешбез. Чараның төп өлешендә балалар викторинада катнаштылар, үзләренең табигать өлкәсендә булган белемнәрен күрсәттеләр, шигырьләр укыдылар. Аларны табигатькә сакчыл мөнәсәбәттә булыр дип өметләнәсе килә. Чараны Йосыпова Әминә "Татарстан"җыры белән тәмамлады.