Центральная детская библиотека

Республикабызның һәйкәлләре (Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне уңаеннан)

Халкыбызның әдәбиятын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен үстерүгә өлеш керткән күренекле шәхесләрнең тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйле истәлекле урыннар безгә бик кадерле.

Шәһәребез кечкенә булса да, тарихи-мәдәни һәйкәлләргә бай.

20 апрель көнне Арча район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне уңаеннан Арчаның 1нче номерлы мәктәбенең 2нче сыйныф укучылары өчен экскурсия үткәрделәр.

Балалар шәһәр үзәгендә урнашкан Капраловлар йорты, Социалистик Хезмәт Геройлары аллеясы, халык язучылары аллеясы, Сызгановлар йорты, “Дан” мемориалы, репрессия корбаннары хөрмәтенә куелган һәйкәлләр белән таныштылар. Алар бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр һәм истәлекле урыннар турында тарихи фактларны аеруча кызыксыну белән тыңладылар.

Яраткан Арча шәһәребез, яшә һәм чәчәк ат!