Центральная детская библиотека

"Гаҗәеп космос дөньясы "(авиация һәм космонавтика көненә багышланган китап күргәзмәсе)

12 апрельдә бөтен дөнья авиация һәм космонавтика көнен — кешенең космоска беренче тапкыр очуына багышланган истәлекле датаны билгеләп үтә. Бу үзенчәлекле көн — фән триумфы һәм бүген космик тармакта хезмәт куючылар көне. 2011 елдан ул тагын бер исем йөртә — халыкара кеше космоска очу көне.

Бу истәлекле дата уңаеннан без «Гаҗәеп космос дөньясы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләдек. Укучылар игътибарына космос киңлекләре һәм космонавтлар турында кызыклы китаплар тәкъдим ителә.