Центральная детская библиотека

“Радуга национальных культур” район балалар иҗаты бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы

12 апрель көнне Арча район балалар китапханәсендә Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган "Радуга национальных культур" район балалар иҗаты бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Бүген  үз эшенең чын осталары җыелды.  Алар тегү, чигү,  кулдан ясалган уенчыклар, курчаклар эшләү һәм рәсем ясау буенча   осталык  күрсәттеләр.

Җиңүчеләрне лаеклы бүләкләр белән котлыйбыз!

Катнашуыгыз һәм искиткеч иҗади эшләрегез өчен барыгызга да рәхмәт белдерәбез!