Центральная детская библиотека

"Борын-борын заманда яшәгән ди Корней Чуковский" (Корней Чуковскийга 140 ел тулу уңаеннан әдәби бәйрәм)

Бүген безнең нәни дусларыбыз Корней Иванович Чуковский иҗаты белән таныштылар, аның иң атаклы әсәрләреннән өзекләр укыдылар, "Мойдодыр"мультфильмын карадылар. Әлбәттә инде, бәйрәм язучының яраткан әкият персонажларыннан башка узмады. Балалар Айболитның серле чемоданында нәрсә саклануын белделәр, ә кунакчыл Чебен-Цокотуха балаларны тәмле кайнатма белән сыйлады.  Федора инде күптән өйдә чисталык һәм тәртип булдырырга өйрәнгән. Ул балаларның китап уку кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә   белүләрен тикшерде.

Чара кызыклы һәм мавыктыргыч үтте, балалар үзләре өчен Чуковский әкиятләренең гаять зур дөньясын ачтылар.

Туган көнегез белән, яраткан бабабыз Чуковский!