Центральная детская библиотека

"Тизрәк, биегрәк, көчлерәк!"

    14 апрель көнне район балалар китапханәсендә уздырылган “Тизрәк, биегрәк, көчлерәк” дип исемләнгән сәламәтлек дәресендә Арча 1 нче номерлы мәктәбенең  6 “В” сыйныф укучылары катнашты. Балалар 7 апрель көнне билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сәламәтлек көненең килеп чыгу тарихы белән  “Сәламәтлек- үзе бәхет” исемле электрон презентация  аша таныштылар.

    Интеллектуаль һәм хәрәкәтле  уенарда катнашу укучыларга бигрәк тә ошады, спорт төрләрен искә төшерергә ярдәм итте.

     Нәтиҗәдә, балалар спорт белән дуслашып, сәламәт яшәү рәвеше алып бару киләчәктә үзеңә һәм илгә уңыш китерәчәген аңлап, китапханәдән күтәренке кәеф белән киттеләр