Центральная детская библиотека

"Китапханәгә экскурсия" (“Өмет чыганагы” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен)

Балалар китабы атналыгы уңаеннан, 30 март көнне “Өмет чыганагы” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар китапханәдә кунакта булдылар. Алар  халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган район балалар иҗаты бәйгесендә катнашучыларның  кул эшләре күргәзмәсе белән таныштылар. Китапханә буйлап сәяхәт иткәннән соң, рәхәтләнеп  А. Милн әсәре буенча куелган “Винни-пух маҗаралары”, В.  Сутеевның  “Бер капчык алма” мультфильмнарын  карадылар.