Центральная детская библиотека

«Китаплы балачак!» (Балалар китабы атналыгына багышланган библиофуршет)

Яз килде! Каникуллар башланды! Ә алар белән бергә Китап бәйрәме атналыгы җитте. 26 марттан 3 апрельгә кадәр балалар китабы атналыгы узачак, программа бик бай һәм кызыклы булырга ошап тора.

30 март көнне, бу атна кысаларында, 2 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Китаплы балачак" исемле чара узды. Нәни китап укучыларыбыз бу көнне яраткан әкият геройлары белән очрашты. Әмма мондый бәйрәм көнендә дә Убырлы карчык үзенең явызлыгын эшләми калмады, ул барлык чакырылган кунакларны үз өенә бикләп куйган. Ярый әле барысы да уңышлы хәл ителде һәм балалар "Китапның туган көнендә" күңел ачты. Алар барлык конкурсларда да бик теләп катнаштылар, биеделәр, мультфильм карадылар, яраткан әкиятләрен искә төшерделәр һәм зирәклекләрен күрсәттеләр.

Дуслар!Китап сезнең өчен чын һәм тугры дус булып калсын дип теләп калабыз!