Центральная детская библиотека

“Яшь китап укучыларыбыз” (бәйрәмнең 2 нче көне)

Һәр көн бәйрәм! Ә без кечкенә кунакларыбызны, беренче сыйныф укучыларын, китапханәгә кабул итүен дәвам итәбез.

17 март  "Яшь китап укучыларыбыз" исемле бәйрәменең икенче көне булып узды. Бу юлы без Арчаның 1нче урта мәктәбенең 1"Б" сыйныф укучыларын чакырдык. Яраткан әкият геройлары белән тылсымлы сәяхәткә бару, шулай ук китапханә белән якыннанрак танышу балалар өчен бик яхшы булды.

Без китап укучыларыбызны күп санлы гаиләгә - Арча район балалар китапханәсе укучылары рәтенә керүе белән котлыйбыз!

Балалар, тиздән очрашуларга кадәр!Китаплар сезне көтә!