Центральная детская библиотека

“Яшь китап укучыларыбыз" (бәйрәмнең 1 нче көне)

16 март көнне Арча район балалар китапханәсендә Арча 1нче урта мәктәбенең 1 "В" сыйныф укучылары өчен искиткеч китап дөньясынабәйрәм узды.

Балалар сүзләренә караганда, әкиятләр аларның иң яраткан китаплары булып тора. Шуңа күрә, әкият геройлары белән бүгенге очрашу алар өчен якын дуслар белән очрашу кебек булды.

Ләкин шуны да билгеләп үтәргә кирәк, кайбер укучылар өчен китапханәгә килү беренче тапкыр гына түгел, чөнки алар мәктәпкәчә яшьтәге вакытта үк китап укучыларыбыз булып санала.

Һәр укучыны китапханәдә күрүебезгә шатбыз һәм китапның чын һәм тугры дусты булуын телибез! Ә иртәгә без янәдән кунаклар көтеп калабыз!