Центральная детская библиотека

"Троллилар һәм хейтерлар» (Татарстан республикасында цифрлаштыру елы уңаеннан мәгълүмати танып-белү сәгате )

 Арча район балалар китапханәсендә, Татарстан Республикасында цифрлаштыру елына багышланган «Троллилар һәм хейтерлар» дигән мәгълүмати танып-белү сәгате булып узды.

Яшь журналистлар Интернет темасына фикер алыштылар, аның зыяны һәм файдасы турында сөйләштеләр, шулай ук Интернеттан  файдалану буенча белемнәрен сынау өчен викторинада катнаштылар.

Бу очрашу блогер һәм СММ-менеджер Мингазова Илсинә Рамил кызы ярдәмендә күпкә эчтәлекле булды, ул әңгәмәне җанландырып кына калмыды, ә яхшы киңәшләрен дә бирде, Instagramны ничек алып барырга кирәклеген  өйрәтте, укучыларны кызыксындырган барлык сорауларга да  тулы җавап бирде.

Дуслар, компьютер технологияләре үсеш алган чорда,сезгә сәгатьләр буе виртуаль дөньяда утырмаска дигән киңәш бирәсе килә. Гаилә, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз турында онытмыйча, чын тормышта яшәгез дигән теләктә калабыз!