Центральная детская библиотека

"Матур яз килә" "Мәдәни яллар" акциясе кысаларында

"Мәдәни яллар" акциясе кысаларында, Россия халыкларының мәдәни мирасы елына һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап, район балалар китапханәсендә "Матур яз килә" исемле китап күргәзмәсе оештырылды, анда ел фасыллары турында китаплар, рус язучыларының шигырьләре һәм хикәяләре тәкъдим ителде. Күргәзмә белән танышканнан соң тернәкләндерү үзәгеннән килгән балалар В.Тендряков әсәре буенча куелган "Весение перевертыши" фильмын карадылар. Бу фильм балалар турында, чын дуслык һәм хыяллар турында, гомумән, яшүсмерне борчый һәм кызыксындыра  ала торган темага. Әлеге фильмны карагач яки китап укыгач, күңелләр яхшылык хисләре белән тула.