"Эх, сез, матур кызлар! ("8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан чара)
Яз-елның иң көтеп алынган фасылы,чөнки бу вакытта иң матур бәйрәм Халыкара хатын-кызлар көне була.
Әлеге бәйрәм уңаеннан, балалар китапханәсендә, «Эх, сез, матур кызлар!» дип исемләнгән уен программасы узды. Бу чарага Арчаның 2нче урта мәктәбенең 7 "Б" сыйныф укучылары чакырылган иде.
Кызлар өчен төрле уеннар, конкурслар һәм викториналар бәйрәм кәефе тудырды. Сөйкемле кызлар үзләренең белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр.Истәлекле бүләкләр һәм матур теләкләр алар өчен сюрприз булды.
Ә без, үз чиратыбызда, барлык гүзәл затларны якынлашып килүче яз бәйрәме белән котлыйбыз! Барысына да мәхәббәт һәм шатлык телибез!