Центральная детская библиотека

"Солдат Ватанына хезмәт итә" уен-бәйге

Ел саен 23 февраль илебездә Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Тыныч күк йөзен, ил гражданнарының тынычлыгын, аның намусын һәм абруен Россия армиясе сугышчылары саклавын һәм яклавын һәркем яхшы белә.

Бу көнне без сугыш вакыйгаларында, кайнар нокталарда катнашкан ветераннарыбызны, Россия армиясе сафларында хезмәт итүчеләрне, шулай ук булачак солдатларны бәйрәм белән котлыйбыз. Шул уңайдан без «Служит Родине солдат» исемле уен программасын әзерләдек, анда Арчаның 1нче номерлы урта мәктәбенең 5 «В» сыйныф укучылары катнашты. Балалар ике командага бүленеп, төрле биремнәрне үтәделәр һәм аның нәтиҗәләре буенча грамоталар, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Хөрмәтле Ватанны саклаучыларыбыз, сезне якынлашып килүче бәйрәмегез белән котлыйбыз!