Центральная детская библиотека

"Яшел хыяллар"="Зелёные мечты" бәйгесендә катнашучыларны бүләкләү тантанасы

18 февраль көнне Район балалар китапханәсендә 2021 елның 1нче октябреннән алып  1нче декабрьгә кадәр булып узган  “Яшел хыяллар=Зелёные мечты”  исемле балалар иҗаты бәйгесендә  актив катнашучыларны бүләкләү тантанасы оештырылды. Ел саен уза торган  әлеге республика күләм бәйгенең темасы- «Без чиста Татарстан өчен». Арча районыннан  барлыгы 31 заявка җибәрелгән. Арчаның 6 нчы номерлы  “Сандугач”, 4 нче номерлы “Бәләкәч” бакчаларында тәрбияләнүчеләләр һәм Наласа, Югары –Аты, Мөндеш, Түбән-аты, Түбән Мәтәскә, Васильева-Божа  балалар бакчасына йөрүче нәниләр актив катнашкан. Алар ташландык материал кулланып  креатив эшләнмәләр ясаганнар һәм видео, фото материаллар белән “Арт объект», «Яңа технологияләр»  номинацияләрендә  катнашканнар.

Тәрбиячеләрнең балаларга кече яшьтән үк туган ягыбызның табигатен яратырга, сакларга өйрәтүләре, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләүләре зур игътибарга лаек. Безнең районда, шәһәрдә әйләнә-тирә мохит язмышына битараф булмаган кешеләр булуына без бик шат!