Центральная детская библиотека

"Корней бабай әкиятләре"

         31 март көнне балалар китапханәсендә рус язучысы, тәрҗемәче һәм  балалар шагыйре К.И. Чуковскийның 135 еллык юбилей датасы билгеләп үтелде. Аның китаплары балаларга да, өлкәннәргә дә таныш һәм алар аны бик яратып укыйлар.

        Шушы бөек кешенең әсәрләрен искә алу, аның тормыш юлы һәм иҗаты турында таныштыру максатыннан  Арчаның беренче номерлы урта мәктәбенең  1 “В” сыйныф укучылары чакырылды.

      Балалар мавыктыргыч әкияти сәяхәткә "Могҗизалар иленә" юл тотты: алар бик теләп викторина сорауларына җавап бирделәр, конкурсларда катнаштылар, һәм күп кенә кызыклы фактлар белән дә таныштылар, ә ахырдан "Муха - Цокотуха" дигән мультфильм карадылар.

       Без чын күңелдән балаларга К.И. Чуковскийның шигырьләре белән дуслашырга һәм аларның акыллы, сәламәт булып үсүләрен телибез.