Центральная детская библиотека

«Рукам работа – сердцу праздник» (Россиянең халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы ачылуга багышланган чара)

28 гыйнварда Арча район балалар китапханәсендә Арчаның 1нче урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары өчен Россиянең халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы ачылуга багышланган «Рукам работа – сердцу праздник» дигән чара оештырылды. Чарада балалар милли гореф-гадәтләр, халык һөнәрләре турында белделәр, «Йозак» дип исемләнгән татар халык уенын уйнадылар. Район балалар китапханәсе мөдире - Рәхимбаева Алсу Гарифҗан кызы укучыларга күн мозаикасы сәнгате, татар милли баш киемнәре - калфаклар һәм түбәтәйләр тегү һәм чигү турында сөйләде. Шулай ук балалар өчен Арчаның Укучылар сараенда укытучы, чигү остасы -   Хәкимова Лилия Мансур кызы белән очрашу оештырылды.