Центральная детская библиотека

“Винни-Пухның җитди әтисе» (инглиз язучысы А. А. Милнның 140 ел тулу уңаеннан әдәби-танып-белү сәгате)

Быел без инглиз язучысының 140 еллыгын билгеләп үтәбез һәм шул уңайдан балалар китапханәсендә « Винни-Пухның җитди әтисе»дип исемләнгән әдәби-танып-белү сәгате узды. Ә безнең чараның кунаклары-Арчаның 1нче урта мәктәбенең 2 "Б" сыйныфының укучылары.

Алан Милн бик күп хикәяләр һәм шигырьләр язган, әмма Винни-Пух турында әкият чын популярлык алып килгән. Ә әкиятнең илһамландыручысы-Кристофер Робинның кечкенә улы.

Яшь укучыларыбыз китапханәче сөйләвен игътибар белән тыңладылар, кызыклы викторина сорауларына җавап бирделәр. Һәм яраткан әкият персонажы Винни-Пух күңелле җырлар искә төшерделәр, "Винни-Пух һәм барысы да, барысы да" дигән мультфильм карадылар.