Центральная детская библиотека

«Яңа ел маҗаралары»

Яңа ел – барыбызның да иң яраткан һәм көтеп алынган бәйрәме! Чөнки, әкияти бәйрәм һәркемгә тылсым һәм сюрпризлар бүләк итә!

Район балалар китапханәсендә әкият геройлары белән бергә, балалар өчен күңелле Яңа ел бәйрәме оештырылды.

Яңа ел маҗаралардан башка була алмый? Бәйрәм күңелле башланып китте, балаларның яраткан мультфильм геройлары Миша белән Маша һәм аларның дуслары баларның күңелен күрде. Ә Кыш бабай белән Кар кызы бәйрәмне тагын да җанландырып һәм бизәп җибәрде. 2022 ел символы – Юлбарыс бәйрәмебезнең иң кадерле кунагы булды!

Без китапханәчеләр барлык китап укучыларыбызны якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз!