Центральная детская библиотека

"Язучының туган көне-китап укучы өчен бәйрәм» (Халыкара инвалидлар көненә багышланган чара)

8 декабрь-Халыкара инвалидлар көне кысаларында һәм балалар язучысы Виктор Драгунскийның туган көне уңаеннан, «Өмет чаткысы " тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен «Язучының туган көне – китап укучы өчен бәйрәм» дип исемләнгән әдәби бәйрәм узды.

Бу көн балалар өчен якты, шатлыклы һәм кабатланмас бәйрәмгә әверелде. Бәйрәм көнендә безнең үзенчәлекле балалар өчен, чын клоуннар һәм фокусчы белән цирк тамашасын оештырырга булдык. Ә иң кызыгы шунда ки, балалар цирк тамашасында катнаша алдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте! Сәламәтлек сезгә балалар, тиздән очрашуларга кадәр!