Центральная детская библиотека

"Тыныч, мәрхәмәтле, назлы әнием" (Әниләр көне уңаеннан)

 Әниләр көне алдыннан Арча район балалар китапханәсендә "Тыныч, мәрхәмәтле, назлы әнием" дип исемләнгән шигырь кичәсе узды.

 Бу чарада Әниләребез турында иң җылы, назлы сүзләр, җирдә иң яраткан хатын – кызларыбыз-әниләребез турында ихлас һәм назлы шигырьләр яңгырады. Китапханәчеләр белән беррәттән укучылар шулай ук әниләргә мәхәббәтләрен шигырьләр аша җиткерделәр.

 Күп кенә шагыйрьләр һәм язучылар үз иҗатларында бу темага мөрәҗәгать иттеләр. Әмма иң мөһиме, бу әсәрләрнең барысы да әнигә булган мәхәббәт бәйли.

 Якынлашып килүче бәйрәм белән, кадерле әниләр!