Центральная детская библиотека

"Бу гади, әмма гаҗәеп су" (Халыкара су ресурслары көне)

 17 март көнне Арча балалар китапханәсендә  "Бу гади, әмма гаҗәеп су" исемле  Бөтендөнья су көненә багышланган чара узды. Анда Арчаның 1нче номерлы урта мәктәбенең 7 "В"сыйныф укучылары һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы  Төньяк территориаль идарәсе белгече Латыш Ф. К. катнашты.

 Катнашучылар игътибарына сунын әһәмияте, аңа карата сакчыл караш һәм табигатькә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан электрон презентация  тәкъдим ителде.

 Латыш Ф. К. укучыларга Казансу елгасы турында  сөйләде һәм  экологик конкурсларда, акцияләрдә катнашырга чакырды.

Балалар "Су, су, әйләнә-тирәдә су..." брейн – ринг уенында актив катнашып, узләренен белемнәрен күрсәттеләр.

   Зур тәрбияви әһәмияткә ия булган мондый чаралардан соң, балалар су ресурсларына һәм  әйләнә-тирә мохиткә сакчыл һәм җаваплы карарлар  дип  ышанып калабыз.