Центральная детская библиотека

“Мазай бабайда кунакта " язучы Н.А.Некрасовның 200 еллыгына багышланган әдәби уен

 Рус язучысы Н.А.Некрасовның тууына 200 ел булды.

Некрасов иҗатында балалар өчен язылган әсәрләр аерым урын алып тора, бигрәк тә аның крестьян балаларына булган мөнәсәбәте җылы итеп чагыла.

"Мазай бабай һәм куяннар" исемле поэмасы белән таныш булмаган кеше юктыр могаен, чөнки Мазайның изге гамәле балаларны җәнлекләргә карата мәрхәмәтле булырга өйрәтә.

Әлеге истәлекле дата уңаеннан, "Мазай бабайда кунакта" дип исемләнгән әдәби-уен программасына 8-нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чакырылды.

Балалар кыскача язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, "Мазай бабай һәм куяннар" әсәрен анализладылар, мультфильм карадылар, әкият герое Куян белән уйнап күңел ачтылар.