Центральная детская библиотека

"Әбекәйдә кунакта" фольклор кичәсе

1 октябрь- өлкәннәр көне уңаеннан район балалар китапханәсендә “Әбекәйдә кунакта” исемле фольклор кичәсе булып узды.  Чарада 10 нчы номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты. Китапханәдә эшләп лаеклы ялга чыккан Мәрьям Кашапова аларга үзенең төпле киңәшләрен бирде, теләкләрен җиткерде. Балалар матур шигырьләре һәм җырлары белән сөендерделәр. “Түбәтәй кемдә”, “Күз бәйләш”, “Тәңкә салыш” уеннарында катнашып күңел ачтылар. Борынгы Корьән китабы, чигүле сөлге һәм кулъяулык, тәңкәләрне күреп, алар турында кызыклы мәгълъүмат алдылар. Әлеге кичә балаларны өлкәннәргә  карата мәрхәмәтле, ихтирамлы булырга өйрәтү, татар халкының гореф-гадәтләрен күрсәтү максатыннан оештырылды.