Центральная детская библиотека

"Гаиләне китап дуслаштыра " (3 яшькә кадәрге балаларны китап укуга җәлеп итү буенча әти-әниләргә киңәшләр бирү).

24 сентябрь көнне Арча район балалар китапханәсе хезмәткәрләре 4нче  номерлы "Бәләкәч" балалар бакчасында кунакта булдылар. Әлеге чараның максаты: 3 яшькә кадәрге балаларны китап укуга җәлеп итү буенча әти-әниләргә киңәшләр бирү.

Күңелле әкият геройлары нәниләр белән бергәләп уйнадылар, биеделәр. Ә соңыннан китапханәчеләр яшь әниләргә балар өчен китап уку серләрен ачтылар.

Әниләр баланы ничек итеп кечкенәдән үк китап укырга җәлеп итү турында киңәшләрне кызыксынып тыңладылар һәм гаилә белән уку өчен тәкъдим исемлеге алдылар.

Китапларга мәхәббәтне бары тик шәхси үрнәктә генә тәрбияләргә була. Хөрмәтле әти-әниләр, сезне балалар китапханәсендә көтеп калабыз!