Центральная детская библиотека

"Космик рейс" (квест- уен Фән һәм технологияләр елы кысаларында)

17 сентябрь көнне безнең балалар китапханәсе Арчаның 1нче мәктәбенең беренче сыйныф укучыларының күңелле авазлары белән тулды.

Фән һәм технологияләр елы кысаларында, укучылар өчен "Космик рейс"дигән квест үткәрелде.

"Космик станцияләрдә" укучыларны күпме гаҗәеп маҗаралар көтеп торды, ә иң кызыгы - космик геройлар белән очрашу булды. Акыллы Звездочет һәм сөйкемле чит планеталы ияләре Лунянин һәм Марсианка балаларны билгесез Космос һәм техника дөньясы белән таныштырдылар.

Ә без, үз чиратыбызда, беренче сыйныф укучыларын күп санлы гаиләгә керү белән котлыйбыз! Балалар, капханәдә очрашуларга кадәр!