Центральная детская библиотека

"Батыр көрәшче, оста әкиятче" әдәби уен

15 сентябрь- балаларның яраткан язучысы Абдулла Алишның туган көне. Шул уңайдан китапханәдә, 8 нче номерлы бакчада тәрбияләнүче нәниләр өчен, “Батыр көрәшче, оста әкиятче”  дигән әдәби уен оештырылды. Балалар өзекләр һәм иллюстрацияләр буенча әкиятләрне танып белделәр, “Чукмар белән Тукмар” мультфильмын карап, сорауларга җавап бирделәр.Киселгән рәсемнәрне төзү һәм табышмакларга җавап табу да нәниләр өчен бик мавыктыргыч булды. Әкияттәге Куян кызы белән очрашу  һәм кызыклы уеннарда катнашу аларга  аеруча ошады.

А.Алишның әкиятләре балаларны кечкенәдән үк яхшы гадәтләргә, хезмәткә өйрәтә,әти-әниләрне хөрмәт итү, гаделлек, намуслылык, батырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә.