Центральная детская библиотека

«Будь грамотным – будь успешным!» Лингвистик викторина

8 сентябрьдә бөтен дөньяда Халыкара грамоталылыкны җәелдерү көне билгеләп үтелә.

Бүген район балалар китапханәсендә «Будь грамотным – будь успешным!» дигән чарада Арчаның 2нче урта мәктәбенең 5 «А» сыйныф укучылары катнашты. Балалар бу көннең килеп чыгу тарихы турында белделәр, кызыклы фактлар тыңладылар, файдалы видеоролик карадылар. Алар, төрле конкурсларда һәм викториналарда катнашып, белемнәрен зур кызыксыну белән тикшерделәр.

Үзеңнең белемеңне күтәрү өстендә һәрвакыт эшләргә кирәк: кагыйдәләрне өйрәнергә, китаплар укырга, хәтерне яхшыртырга, игътибарны үстерергә. Җәмгыятьтә һәрвакыт белемле кешеләр кадерле.