Центральная детская библиотека

"Дуслар өчен йөз уен»

Бүген бездә кунакта 11нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр булды. Нәниләр өчен балалар китапханәсе буенча экскурсия үткәрелде. Алар китапханәгә язылу һәм үз-үзеңне тоту кагыйдаләре, кызыклы китаплар һәм матур журналлар белән таныштылар. Аннан соң балалар төрле уеннарда катнаштылар, биеделәр. Ул гына да түгел әле, алар белән очрашуга әкият герое – Куянкай килеп, нәни дусларыбызга яхшы кәеф бүләк итте һәм күчтәнәчләре белән сыйлады.