Центральная детская библиотека

“Егетләр сугышка китә”

 29 октябрьдә Арча район балалар китапханәсендә Советлар Союзы Герое, очучы А. Маресьевның тормышына багышланган “Егетләр сугышка китә” исемле батырлык дәресе узды. Чарада беренче номерлы мәктәпнең 8 А сыйныф укучылары  катнашты. Китапханәче  слайд- презентация ярдәмендә А. Маресьевның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары һәм язучы Б. Полевойның  “Повесть о настоящем человеке” исемле әсәренең язылу тарихы турында сөйләде. Шул исемдәге кинофильмнан өзекләр карап, укучылар батыр очучының прототибы белән таныштылар, әдәби викторинада катнаштылар.

Бу повесть балаларда  үз Ватаннарына тугрылыклы булырга, париотлык хисләре , ихтыяр көче тәрбияләргә, батыр, чыдам булырга ярдәм итә.