Центральная детская библиотека

"Без Россиядә яшибез"

Россия көне-илебезнең һәр гражданины өчен әһәмиятле һәм  яшь буында патриотизм хисе тәрбияләргә тиешле төп бәйрәмнәренең берсе. Һәркемнең күңелендә үз ватанына мәхәббәт өчен урын булсын иде. Китапханәдә әлеге бәйрәмгә багышланган чаралар уза. “Исток надежды" тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар «Без Россиядә яшибез» исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар. Алар өчен «Я гражданин России», «Наша родина Россия», «Россия для детей» китаплары буенча әңгәмә үткәрелде, шулай ук балалар үз куллары белән Россия флагын ясадылар.