Центральная детская библиотека

"Теле татлының сүзе татлы" иҗади дәрес

   21 нче февраль Халыкара туган тел көне уңаеннан  район балалар китапханәсендә “Теле татлының сүзе татлы” исемле иҗади дәрес узды. Татар телен өйрәнүгә кызыксынү уяту, телебезне сакларга һәм аның белән горурланырга кирәклеген төшендерү максатыннан оештырылган бу чарада, Арча 3 нче номерлы мәктәбенең озайтылган көн группасына йөрүче балалар катнаштылар.  

   Китапханәче нәниләргә   туган телнең һәр милләт өчен бик газиз һәм кадерле булуын , ә татар һәм рус телләрен яхшы белү безнең бурычыбыз дип аңлатты.

   Укучылар Г. Тукай, Ш. Галиев, Р. Вәлиев, Р. Миңнуллинның тел турында язган шигырьләрен сөйләделәр , татар халык мәкальләре белән таныштылар. Бик кызыксынып “Тәрҗемәчеләр” уенында  һәм табышмаклар бәйгесендә катнаштылар. 

  Татар телендә балалар өчен нәшер ителүче “Салават күпере”, “Сабантуй”, “Тылсымлы куллар” журналлары да укучыларда кызыксыну уятты.

     Китапханәдә бу очрашу  “Туган тел ” җыры белән тәмамланды.