Центральная детская библиотека

"Рус теле, син бик бай һәм матур!»

   6 июньдә Россиядә Рус теле һәм Пушкин көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм 2011 елда рус телен саклап калу һәм үстерү максатыннан оештырылды. "Пушкинны бергә укыйбыз" акциясе кысаларында Арчаның 1нче урта мәктәбенең лагерь төркеме укучылары өчен "Рус теле, син бик бай һәм матур!» исемле чара уздырылды. Белгәнебезчә, А.С. Пушкин рус әдәби теленә нигез салучы. Укучылар кыскача шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, аның әкиятләрен искә төшерделәр, ә "Цветик - многоцветик" дигән күңелле уен белемнәрен ныгытты.

   Чараның финалында «Поп һәм аның хезмәтчесе Балда” исемле әкияттән өзек укылды һәм мультфильм күрсәтелде.