«Табигать сакчылары»
Ел саен 5 июнь көнендә планета халкы халыкара экология бәйрәмен — Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан Арча район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Арчаның 3нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Табигать сакчылары»дигән квест-уен үткәрде. Балалар, Куянкай белән бергә, төрле конкурсларда катнаштылар: «Үсемлекне тап», «Кыргый һәм йорт хайваннары», «Агачларны танып бел», «Күркәләр җый һәм башкалар. Ә соңыннан, балаларга табигатьне сакларга һәм якларга кирәк икәнен максат итеп куеп, Куянкай истәлекле бүләкләр тапшырды.
Яңа очрашуларга кадәр, безнең кечкенә дусларыбыз!