Центральная детская библиотека

«Без – уйлап табучылар»

2021 ел Россиядә Фән һәм технология елы дип игълан ителде. Шул уңайдан китапханәдә «Без – уйлап табучылар» дип исемләнгән чара узды. Безгә кунакка 6-нчы номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче кызлар һәм малайлар килде.

Балалар кызыксынучан Белмәмеш һәм акыллы Белгеч белән бергәләп “Фәнни шәһәр” станцияләре буйлап сәяхәт иттеләр. Анда аларны белемле этномолог, мәрхәмәтле теш табибы һәм галим астроном каршы алды. Алар кызыклы ачышлар турында сөйләделәр, үз киңәшләрен бирделәр. Нәниләр бик күп яңа һәм файдалы мәгълүмат алдылар. Шулай ук Белмәмеш кызыклы экспериментлары белән барысын да шаккатырды. Балалар бик канәгать калдылар, ә иң мөһиме-галим булу һәм ачышлар ясауның мавыктыргыч шөгель икәнен аңладылар.